Реклама
22 июльгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге Зеленодольск районында туристлык хезмәтләре һәм йогышлы авырулар куркынычы буенча кайнар линия үткәрә.
Белгечләр туристларның хокукларын һәм аларны яклау ысулларын аңлатачак, сәяхәт вакытында йогышлы авыруларны профилактикалау белән бәйле сорауларга ачыклык кертәчәкләр.
Сорауларны 5-72-63, 5-62-07 телефоннары буенча бирергә мөмкин.
ЗМР матбугат хезмәте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз