Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләр Татарстан данын яклаячак

"Маяк" спорт комплексында 15-16 яшьлек кызлар егетләр арасында чаңгы буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды. Безнең район данын 4нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады.

Безнең команда беренчелекне Казанга биреп, икенче урынны яулады. Шәхси беренчелектә уңышларыбыз бар. 5 км га ирекле стиль белән чапкан Сюнина Екатерина икенче булса, Шиһабетдинова Ангелина пьедесталның өченче баскычына менде. Алар икесе дә Рыбинскида узачак Россия беренчелеге ярышларында Татарстан данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: