Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләр Сочидан көмеш медаль белән кайттылар

Яшел Үзән туристлары Бөтенроссия яшьләр спорт туризмы фестивалендә көмеш бүләкләргә лаек булып, үзләренең югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен тагын бер кат исбат итте.

Республикабыз командасын Сочидагы фестивальгә Идел буе федераль округы беренчелеге ярышларында җиңүче булганнары өчен чакырганнар иде. Әлеге җыелма командада 13 яшел үзәнле дә бар. «Бригантина» спорт мәктәбе спортсменнарын тренерлар Мәдинә Исламгәрәева, Геннадий Иванов һәм Леонид Петров әзерләде. Җиңү өчен җиде ре­гиональ һәм Сочидан алты команда көрәште. Яшел үзәнлеләр, су һәм велосипед ярышларында катнашып, I урынны яулады. Велосипедчылар: Эдуард Гарәфиев, Валентина Винокурова, Марат Зыатдинов, Виталий Максимов һәм сучылар: Газиз Мифтахов, Данил Кәримуллин, Данис Коновалов, Тимер Сабиров, Илнар Сәйранов, Рөстәм Сибгатуллин РФ спорт министры Виталий Мутко кулы куелган грамоталар алдылар. Ә татарстанлылар тагын конкурс программаларының «команда чыгышы» һәм «пешекчеләр бәйгесе» номинацияләре буенча җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: