Яшел Үзән

Яшел үзәнле, туган якны өйрәнүче Әхәт Садриевның әйтер сүзе бар

1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр Совет-Герман фронты икенче бөтендөнья сугышының иң мөһим фронты булды. Бу сугышта дөньяның 61 дәүләте катнашты. Кызыл Армия Мәскәү, Сталинград, Ленинград, Курск, Смоленск тирәләрендәге сугышларда таң калдырырлык җиңүләргә иреште. Иң оста хәрби операцияләрне оештыручыларга СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Җиңү ордены...

1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр Совет-Герман фронты икенче бөтендөнья сугышының иң мөһим фронты булды. Бу сугышта дөньяның 61 дәүләте катнашты. Кызыл Армия Мәскәү, Сталинград, Ленинград, Курск, Смоленск тирәләрендәге сугышларда таң калдырырлык җиңүләргә иреште. Иң оста хәрби операцияләрне оештыручыларга СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Җиңү ордены бирелә башлый. Ул 1944 елның 10 апрелендә Кызыл Армиянең СССР чикләренә чыгу уңаеннан гамәлгә керә.

Җиңү ордены белән ике тапкыр маршал Г.К.Жуков, А.М.Василевский һәм И.В.Сталин бүләкләнә. Шулай ук М.М. Тверник, И.С.Конев, К.К.Рокоссовский, Р.Я.Малиновский, Ф.Н.Толбухин, Л.А.Говоров, А.И.Антонов, С.К.Тимошенко бу югары бүләккә лаек булалар. Бу орденга чит ил хәрбиләре дә лаек, дип табыла: Америка генералы Д.Эйзенхауэр (ул бу орденны 18 мең долларга бәяли) һәм Британия фельдмаршалы Б.Монтгомери. Ә Румыния короле Михай I орденын Лондонда аукционда бер миллион долларга саткан, дигән версия бар. Орден кавалерлары булып Польша маршалы М.Р.Жимерский, К.А.Мерецков, Югославия маршалы Иосип Броз Тито да тора.

Барлыгы 30 орден әзерләнә, аңа 5400 бриллиант һәм 9 килограмм саф платина сарыф ителә. Җиңү ордены илебез ювелирларының бәя биреп бетергесез нәфис сәнгать әсәре булып санала.

Әхәт Садриев, туган якны өйрәнүче, тарихчы-эзтабар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: