Яшел Үзән

Яшел үзәнле Рәшит Сабиров - җайсыз кеше?!

Яшел Үзәнле Рәшит Сабиров - җайсыз кеше?! Кайда бәхәс - шунда Рәшит Сабиров, диләр кайберәүләр. Бу сүзләрдә хаклык та юк түгел. Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы, җырчы Рәшит Сабиров милләтенә кагылышлы проб­лемаларга карата үз фикерен кычкырып әйтә торган затлардан. Бу җәһәттән бүгенге әңгәмә дә искәрмә булмады. - Рәшит абый,...

Яшел Үзәнле Рәшит Сабиров - җайсыз кеше?!

Кайда бәхәс - шунда Рәшит Сабиров, диләр кайберәүләр. Бу сүзләрдә хаклык та юк түгел. Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы, җырчы Рәшит Сабиров милләтенә кагылышлы проб­лемаларга карата үз фикерен кычкырып әйтә торган затлардан. Бу җәһәттән бүгенге әңгәмә дә искәрмә булмады.


- Рәшит абый, эстраданы кем иренми, шул тәнкыйтьли. Ал­га китү, проблемаларны хәл итү юлларын күрсәтеп тән­кый­т­ь­­­­ләүчеләр генә си­рәгрәк. Сез, шул казанда кайнаучы буларак, татар эстрадасына нинди бәя бирәсез? Проб­­лемаларны хәл итү юллары ниндирәк?


- Тәнкыйть итүе бик җиңел бит ул. Бигрәк тә, мин әйттем, калганын үзегез карагыз, диеп позага басу уңайлы. Эшләп күрсәтүчеләр, чыннан да, бик аз. Һәрнәрсә чагыштыруда беленә. Үткән заман белән хәзергесен чагыштырсак, алга китүдән бигрәк артка калуыбыз күренә. Бигрәк тә тел мәсьәләсенә игътибар кимеде. Бу җәһәттән Мәдәният министрлыгы дилбе­гәне кулдан ычкындырды. Сәх­нәдә, радио-телевидениедә телә­сә нәрсәне, теләсә ничек сөйләү башланды. "Сөясем килә", гафу итегез, "сиясем килә"гә әйләнде, ә мондый тел бозу мисалларын байтак китерергә була. Әле бер көнне телевизордан исеме халык теленә кергән бер артист белән әңгәмәне карадым. И, кызгандым бичаракайны. Татар театрында эшли югыйсә, ә тел байлыгы юк. Авазларны дөрес әйтмәү бер хәл, бу инде ике сүзнең берсендә русчаны кыстыра. Менә шулай халык зәвыгын бозабыз да. Артистларга яраганны безгә дә ярар дип, тамашачы да сүз яңгырашына, дөрес сөйләүгә игътибар итми.


Миңа калса, Мәдәният министрлыгы каршында бу кимчелек­ләрне "тота" торган оешма кирәк безгә. Элеккеге цензура яхшы булган әле ул. Мәсәлән, яңа язылган шигырьгә Декабристлар урамындагы 2 нче йортта урнашкан цензура бүлегенә алып барып мөһер суктырмыйча, аны сәхнәдән укырга хакым юк иде. Хәзер сәхнәдә нәрсә сөйләгәннәрен тыңласаң, колаклар үрә торырлык. Әби булып киенеп мәтәлчек атып йө­реп, хатын-кыз, тещалар турында көл­гән мәзәкләр сөйләп үзебез­дән, әниләребездән көлгәнне аңла­мыйбыз да кебек инде. Эстраданы тәнкыйтьләүдән бигрәк, аңа ярдәм итәргә кирәк. Бу җәһәттән эстрадага аяк басучыларга кумирым Аркадий Райкинның сүзләрен ирештерәсем килә. "Эстрада - тамашачыга бик күпне әйтергә, аң­латырга мөмкинлек бирүче иҗат мәйданы. Син халыкка нинди максат белән чыгасың, аңа ни әйтергә уйлыйсың - күп нәрсә әнә шуңа бәйле. Әгәр сине дөнья хәлләре дулкынландырмый, әгәр сиңа үзең яшәгән илдә барган вакыйгалар билгесез, әгәр син заман рухын тоймыйсың икән - сиңа эстрадада чыгыш ясау уңыш китерерме? Ә менә нәрсәдер борчыса һәм ул мәсьәлә җәмәгатьчелек фике­ренә тәкъдим ителергә хаклы булса, ул чагында син сәхнәгә чыга аласың", - дигән ул. Сәхнәгә чыга торган ишеккә менә шушы сүзләр язылган кәгазь беркетер идем мин.


- Совет чоры дигәннән, ул вакыттагы күп кенә жанрлар төшеп калды бит. Әйтик, пантомимо, фокус, оригиналь жанр... Нәфис сүз сәнгате дә ул вакыттагы кебек популяр түгел бугай...


- Нәфис сүз сәнгате юкка чыгып бара. Туфан Миңнуллин, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһ­диев хикәяләрен укучылар юк. Сәхнәне пародия, сикерү, кылану басты. Бу бит татар халкы өчен типик күренеш түгел. Кеше көлдерәм дип артык мавыгып киттек бугай. Талантлы, үзен­чәлекле ша­гыйрь­ләребез бар, ә яңалык ачып шигырь уку бетте. Пародия дә мәгънәсен югалтты. Телевизорны ачасың - Салаватка, Айдар Галимовка, Рәшит Сабировка пародия. Монда ар­тист­ның үзенчә­леген күпертеп, көлкеле итеп күрсәтү урынына, аны мыскыл итү чалымнары чагыла. Салаватка пародия ясау аны сәхнәдә борынын казыган килеш күрсәтүдән узмый. Эстраданы җиңел кәсепкә әйлән­дерү әҗере менә шушы була инде. Пантомимо остасы Виктор Шә­рә­фетдинов, атаклы фокусчы Әнәс Хәлиуллиннарның дәвам­чылары булмаган кебек, Айрат Арсланов, Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһудин­нарның да эшләрен дәвам итүче­ләр күренми.


- Рәшит абый, сез яшь башкаручыларның да, сәхнә ветераннарының да концертларын алып барасыз. Ә кайсылары белән эшләү рәхәтрәк?


- Сәхнә әһелләрен яшенә, картына бүлеп карыйсым килми. Әйтик, "Илһамият" клубы концертлары Татарстанның бөтен районнарында узды. Сәхнә ветераннары берничә төркемгә бү­ленеп эш­ләде. Бик эчтәлекле, зәвыклы тамашалар иде ул. Аларны күбесенчә өлкән буын тамашачы карады. Күптән түгел "Барс Медиа" үткәр­гән концертларны да алып барырга туры килде. Монда инде барысы да яшьләр, алар белән дә күңелле булды. Төрле мохит, төрле холыклар алып баручыны чарлый, аның көчен-куәтен сынап карарга, арттырырга мөмкин­лек бирә. Алып баручы ул бит җырчыны игълан итәр өчен генә түгел. Киресенчә, җырчы алып баручы фикеренә иярергә тиеш. Шулай булганда концертның мәгъ­нәсе бермә-бер арта.


- Узган елны Татарстанда Мәдәният елы игълан ителгән иде. Быел Россия күләмендә Әдәбият елы бара. Соңгы елларда әдәбият-мәдәнияткә игътибар арта дисәм, килешә­сезме?


- Ә мин узган ел мәдәният өлкәсендә бернинди үзгәреш сизмәдем. Мәдәният кешеләрен җыеп хәл белешү, нинди проблемалар борчый дип кызыксыну булмады. Быел Әдәбият елы бара. Бу җәһәттән Язучылар берлегендә бәлки ниндидер җыелышлар үткә­релә торгандыр, әмма алар гади халыкка билгесез булып кала. Әдәбият елында да зурдан кубып эшләнгән эшләр күренми. Спортка килгәндә, монда мәсьәлә икенче. Игътибар да җитәрлек, хәтта артыгы белән дип тә әйтер идем. Гөмбәләр урынына калкып чыккан спорт корылмаларын күпсен­мим, әмма халыктан ерак һәм безнең җирлеккә ят спорт төрләрен тырыша-тырыша пропагандалауны аңлап бетермим. Чирәмдә шар тәгәрәтүне (гольф) алыйк. Бе­ренчедән, аны уйный торган чоры кыска, икенчедән, безгә якын спортмы инде ул? Европалашабыз дип чаманы югалту бу. Туфан Миң­нуллин сүзләрен искә алыйк әле. Ул, футболдан чыккач халык өе­лешеп сугыша, ә спектакльдән соң тама­шачының сугышканын күр­гәне­гез бармы, дигән урынлы сорау биргән иде. Мин спортка игътибар кимесен дип әйтмим. Уни­вер­сиаданың, быел Су спорты төр­ләре буенча дөнья чемпиона­тының Казанда узуы белән горурланам. Әмма башка өлкәләргә дә игътибар булсын иде. Концерт, спек­такльләр кешене тәрбияли тор­ган чыганак икәнен истән чыгармыйк. Матбугат йортыбыз бетерелде, инде һич югы татар китабын подвалдан чыгарасы иде. Бер­көнне шушы кибеткә кереп чыккан идем. Андагы сатучылар һава­сызлыктан яр буена чыгарып ташланган балык хәлендә. Ишек­ләрен ачканнар, әмма бу гына коткармый булса кирәк. Сан ягыннан икенче урында торган милләтнең бер зур китап кибете салырлык кына хәле юк микәнни соң? Ә бит Татарстан һәр өлкәдә беренче булырга омтыла. Рөстәм Миңнеханов үзе дә ат шикелле эшли, башкаларны да эшләтә белә. Китап, мәгъ­рифәт, мәдәният өлкәсендә дә беренче булсак иде. Китап ди­гәннән, ки­беттә депутат шагый­рь­ләре­без­нең китаплары өелеп тора - алучы юк. Әнгам Атнабаев кебек ша­гыйрьләрнең китапларын бастырсак, аны шундук алып бе­терерләр иде. Мин моны концертлардан чыгып әйтәм. Әнгам абый­ның 30ар минутлык шигырь­ләрен яттан сөйлим, халык йотлыгып тыңлый. Әлбәттә, моны газетага бирмисез инде, күңел әрнегәнгә генә әйтәм бу сүзләрне.


- Заманында Әлфия Авзаловага Тукай премиясен бирүне күтәреп чыктыгыз. Усман Әл­миевне, Илһам Шакировны һәм башка күренекле шәхес­ләрнең проблемалары турында чыгыш ясавыгыз истә. Ә үзегезне авыр вакытларда як­лаучы булдымы? Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?


- Әлфия апа танылган җырчыларның берсе, шул ук вакытта аннан көнләшүчеләр дә шактый булды. Тукай премиясенә тәкъдим итәргә кирәк, дидем. Башта тынлык торды, аһ иттеләр, ушларына килгәч кул чаптылар. Тукай премиясе дигәннән, Уфада яшәүче бер каләм иясе, ни өчен әлеге мәртәбәле бүләк Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүчеләргә бирелми, дигән сорау бирде. Ул безнең үзебездән артмый шул. Шул ук Әнгам Атнабаевка да, Наҗар Нәҗмигә дә бирелмәде. Юкса шушы бүләк белән без читтә яшәүче талантларыбызны Казанга тарта алыр идек. Сирәк кенә булса да читтәгеләргә дә эләгә бу мәртәбәле бүләк. Әмма соңгы елларда саранландык...
Гомерен сәнгатькә багышлаган Рафаэль Ильясовны бу бүләккә өч мәртәбә (!) тәкъдим итеп карадылар. Быел өченче турга да узды, әмма бирелмәде... Чөнки язучылар телевидениегә чыгып та бүләк өчен үзара ызгыша башлады. Матур күренеш булмады. Рафаэль Ильясов, Зөһрә Сәхәбиева кебек талантлар читтә калды. Мин, мәсәлән, үземне яклап, шундый бүләкләргә тәкъдим итсеннәр дип хыялланмыйм да, йөрмим дә. Чөнки сәламәтлегем кадерле. Рафаэль Ильясов, мәсәлән, үзе тирәсендә барган бу хәлләрне бик авыр кичерде. Миңа да бирмәсләр иде. Чөнки тәнкыйть сүзләрен күп әйткәләдем. Ә андый сүзләр онытылмый. Тәнкыйтьне начарлык теләп яки дошманлык белән әйт­мисең аны. Эстрадабыз яхшырсын, әдәбиятка игътибар булсын кебек теләкләрдән чыгып, җан әрнегәнгә генә тәнкыйтьлисең. Кемнеңдер яклавын да өмет итмим. Чөнки һәр кеше үзен кайгырта. Авыр хәлгә калсаң да, яклау өмет итәргә кирәк­ми. Беренчедән, мәшәкать, икен­чедән, "кара исем­лек"кә эләгәсе килми. Миңа исә үземнең барлыгым белән халыкны сөендерә алсам, шул җитә. Нәр­сәгәдер өмет итеп яшәмим.


- Җәй - яллар чоры бит инде ул. Ә сез кайда ял итәргә яратасыз?


- Александр Пушкин бер генә чит илдә дә булмаган. Минем дә Россиядән читкә чыкканым юк. Илебез зур, ял итәсе килсә, бик матур җирләр, мәшһүр курортлар байтак. Җәйне туган авылымда, үз нигеземдә үткәрәм. Кабагын, карбызын, башка яшел­чә­ләрне үсте­рәм. Күршеләр, синең бакчаң Мичуринныкы төсле, дип шаярта. Анда бер чүп тә тормый. Кыш көне җылы якта ял итәсе килә килүен. Әмма ул концертлар, кызу эш чоры. Тагын чыгып китеп булмый.


- Туган ягыгыз - Яшел Үзән районының Бәчек авылы тарихи шәхесләр белән билгеле. Сез әлеге шәхесләргә, авылга бәйле байтак проблемаларны күтәр­дегез, күбесен хәл итүгә дә ирештегез. Бүген авыл ни хәлдә?


- Бәчек авылына игътибар зур. Чөнки анда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның сөекле апасы Бибисаҗидә яшәгән. Сугыш елларында исә авыл мәктәбен Ту­каебызның сеңлесе Өммеһания апа (Бибисаҗидә апаның кызы) җитәкләгән. Авыл халкы аларны бик хөрмәт иткән. Бу ике шәхес авы­лыбызга зыялылык алып кил­гән. Бүген дә алар авылыбызга билгеле шәхесләрне тартып тора. Кайтып бәлеш ашап китүчеләр күп, әмма бернәрсәнең дә үзгәргәне юк әле.ГӨЛИНӘ ГЫЙМАДИЕВА ЯЗМАСЫНЫҢ ТУЛЫ ВАРИАНТЫН "ЯШЕЛ ҮЗӘН" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫЙ АЛАСЫЗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: