Яшел Үзән

Яшел үзәнле Фәһим Гарәфетдинов бәладән коткарып калды

Яшел үзәнленең кыюлыгы һәм тапкырлыгы Комаров урамындагы 19нчы күп фатирлы йортта зур янгынны булдырмый калды.

Фәһим Гарәфетдинов фатирдагы янгын турында югары каттагы күршеләреннән ишетә. Алар 9нчы каттагы фатирның аш бүлмәсендә газ торбасы януы турында әйтә. Ир-ат югалып калмый, тиз арада чарасын күрергә тырыша. Иң әүвәл юеш чүпрәк белән утны сүндерә, аннан кызган торбаны су белән азрак суытып, кранны яба һәм шуның белән янгынны булдырмый кала. Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре сүзенә караганда, Фәһим Гарәфетдинов тиз һәм оста эш итә. Аңа эш тәҗрибәсе дә ярдәмгә килгәндер, мөгаен. Ул газ хезмәтендә эшләгән була. Газ үткәргечләрдәге авария, аның нәтиҗәсе һәм экстрималь хәлләрдә ничек югалып калмаска кирәклекне ишетеп кенә белми.
Газ тармагында эшләгән елларында төрле хәлләргә юлыгырга туры килә. Күрше фатирдагы янгынны да читтән генә ваемсыз күзәтеп тормый, ә шартлау булмасын һәм янгын бөтен йортка таралмасын өчен хәленнән килгәннең барын да эшли. Башкача булган очракта ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин иде. Шуңа да бүген Фәһим Гарәфетдинов күршеләреннән дә, янгын сүндерүчеләрдән дә зур рәхмәт сүзләрен ишетә һәм хөрмәтен тоя.

Резедә Йосыпова,
Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: