Яшел Үзән

Яшел Үзәнгә көчле кар давылы һәм 16 м/с ка кадәрле буран килүе көтелә

Татарстанда, шул исәптән Яшел Үзәндә көчле кар явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Синоптиклар фаразлавынча, 19 февральдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән буран, бозлавык, көчле көньяк-көнбатыш җиле 16 м/с ка кадәр җитәчәк, төнлә кар һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә. 
Казанда төнлә һәм иртән шулай ук буран вәгъдә итәләр. Юлларда бозлавык, кар боткасы саклана. 
Гомумән алганда, республикада 19 февральдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә минималь һава температурасы минус 2 дән плюс 1 градуска кадәр үзгәреп торачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: