Яшел Үзән

Яшел Үзәнгә көчле давыл килә

17 февраль кичендә, республика террриториясендә төнлә һәм көндез, 18 февральдә көчле җил чыгуы фаразлана.

17 февральдә кичке тугызда башланган кискен көньяк-көнбатыш җиле 15-20 м/сәгатькә кадәр, 18 февральнең иртөнге алтысына чаклы, урыны белән 25 м/с ка кадәр (Казанда 22 м/с ка кадәр) җитәчәк. Шулай ук, көндез кайбер районнарда кар рәвешендәге явым-төшемнәр, юеш кар, урыны белән яңгыр явуы көтелә. Күз күреме 500 метрга кадәр начарайган буран чыгуы да бар. Юлларда бозлавык саклана. 
Иртән һәм көндез урыны белән томан булачак. Сак булыгыз, җәмәгать.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: