Яшел Үзәннең балалар иҗаты үзәгендә районыбызның мәгариф учреждениеләре арасында "Яшел патруль" слеты узды.
Анда 1, 14,9нчы лицейлар, 10,3,5нче гимназияләр һәм 17, 16, 15,7нче мәктәпләр катнашты - барлыгы 43 бала. Слет нәтиҗәләре буенча дүрт юнәлештә берәр проект эшләнде. Болар - "Волонтер", "СМС-балалар", "Патриоты" һәм "Экодесант" юнәлешләре. Аларны тормышка ашыру 2015-2016 еларга исәпләнгән. Һәр команда 25 декабрьгә кадәр проектның беренче этабын башкарачак, димәк, шушы көнне беренче җиңүчеләр билгеле була, дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев