Яшел Үзән

Яшел Үзәндә яңа производство ачылган

Яшел Үзән районы территориясендә урнашкан «М-7» индустриаль паркында яңа резидент - «АСУД» компаниясе төзелеш башлады.

Ул нигездә юл хәрәкәтен оештыру буенча техник средстволар урнаш­тыру белән шөгыльләнә.
Әлеге компания 2011 елдан бирле үз эшчәнлеген алып бара. Казанда Универсиада һәм бөтендөнья су спорты чемпионаты уздырганда ике меңнән артык өстәмә юл билгеләре әзерләгән иде. Хәзер производстволарын тагын да киңәйтергә уйлаганнар һәм моның өчен районыбыздагы «М-7» индустриаль паркны сайлаганнар. Казан да якын, яшел үзәнлеләргә дә эш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: