Яшел Үзән

Яшел Үзәндә яңа офис ачылды

Ишетмәгәннәр ишетегез, белгәннәр - башкаларга да җиткерегез, дигәндәй, «Татэнергосбыт»ның Яшел Үзән филиалында халыкка хезмәт күрсәтү буенча яңа офисы ачылды.

«Кеше аты тирчән, кеше киеме керчән», - диләр, күпме була инде кеше почмагында, акча түләп эшләргә. Биг­рәк тә алар кебек җитди оешмага. Кайда икән болар, дип, эзләп еракка барып йөрисе дә юк, моңа хәтле утыр­ган бина артында гына «менә дигән» итеп ике катлы офис төзеп куйганнар. Эчке җиһазланышы һәм уңайлыгы һич тә тышкы матурлыгыннан калышмый - барысы да заманча.
- Биредә куелган моноблок һәм инфомат (халыкча әйтсәк - терминал) белән һәр кулланучы файдалана алачак. Хәтта олы яшьтәге әби-бабайлар да шәхси кабинетларын булдырып, пароль һәм логин ярдәмендә үзләренең электр энергиясенә түләү тарихын белә, шунда ук түли дә алачак, - дип, яңа җайланма белән таныштырды «Тат­энергосбыт» оешмасының директоры Рифнур Сөләйманов.
- Шундый заманча эш урынына күченүегез белән котлыйм! Бина бар, бөтен шартлар тудырылган -рәхәтләнеп эшләргә генә кала. Тик әби-бабайларның пароль белән логинны истә калдырачаклары миндә шик тудыра, - диде, районыбыз башлыгы Александр Тыгин.
- Аларны хәтердә сакламаска да була. «Татэнергосбыт»тан килгән түләү квитанциясендәге ОКО һәм «домохозяйство» номерлары - логин булып торачак. Буталмас өчен, пароль итеп тә шуларны ук алырга тәкъдим итәбез. Шулай иткәндә монда бернинди дә авырлык туарга тиеш түгел, - дип аңлатма бирде инженер Людмила Семенова.
Биредә үз мәшәкатьләре белән килүчеләргә генә түгел, хезмәткәрләр өчен дә барлык уңайлык­лар һәм шартлар булдырылган. Замана таләпләренә туры китереп салынган әлеге бинага аяк басучылар сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән, ягымлы мөгамәләдән уңай эмоция­ләр генә алсыннар иде.
Гөлнара ВӘЛИЕВА
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: