Реклама
Ленин урамында шәһәр мәктәпләренең берсендә укучы тотылган. Тикшерү барышында әлеге 14 яшьлек яшүсмер кесәсендә синтетик наркотик табып алганнар.
28 яшьлек егет белән 34 яшьлек хатын-кыз да шулай ук наркотик белән тотылган. Вакытлыча тоту изоляторына гашиш биргән вакытта 25 яшьлек егетне дә "эләктергәннәр". Наркотик сатканда тотылган 40 яшьлек иргә җинаять эше кузгатылган.
Фото http://optimalist.info сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа