Яшел Үзән

Яшел Үзәндә «Трактор-прицеп» операциясе

6 июньнән 30 июньгә кадәр юлларда юл фаҗигаләре чыгуны кисәтү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы үз­йөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә «Трактор-прицеп» профилактик операциясе уздыра.

Бу вакытта үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышы, теркәлү документлары, дәүләт теркәү номерлары, тракторчыларның кенәгәләре булу-булмау күзәтчелек астына алыначак. Шулар белән беррәттән әлеге транспорт чараларына техник күзәтү дә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: