Яшел Үзән

Яшел Үзәндә «соры» хезмәт базарына каршы көрәш дәвам итә

Конвертка салып бирелгән хезмәт хакы хезмәткәр өчен файдалы түгел. "Соры" хезмәт базары шартларында пенсия фондына түләүләр бармый, медицина страхованиесе белән дә шулай. Шулай ук салым инспекциясенә дә түләнми. Салымнар түләнмәгәч муниципаль бюджетка да зыян килә. Әмма, иң мөһиме пенсиягә чыгучыларның пенсиясе бик аз була.

Бүгенге көндә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең минималь хезмәт хакы 6204 сум тәшкил итә, ә бюджетта булмаганнарның - 7309 сум. Әгәр эш бирүче әлеге суммадан кимрәк түләсә, ул административ җаваплылыкка тартыла. Штраф эш бирүчегә 1 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Яисә аларның эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатылырга мөмкин.

Җаваплылык яңадан бозылса, җитәкче бер елдан 3 елга кадәр дисквалификацияләнә.

Хезмәт хакын конвертта биргән җитәкче закон гына бозып калмый хезмәткәрләрен пенсиясез дә калдыра. Әгәр дә бу юнәлештә консультация кирәк булса, хезмәткәрләр Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитетына мөрәҗәгать итә алар.

Үәр хезмәткәр дә директоры белән бәхәскә керә алмый, әмма ул башкарма комитетның "кайнар линия" телефонына шалтырата ала: 4-30-00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: