Яшел Үзән

Яшел Үзәндә шимбә өмәсе үтте

Районыбызда санитар чистарыну айлыгы бара. "Тиздән кар астында кала ул пычырак", - дип әйткән заманалар узды, кышка керер алдыннан да җиңнәребезне сызганып тирә-ягыбызны тәртипкә китерергә тырышабыз. Елдан-ел шундый чараларда катнашучылар саны да арта бара. Чөнки күзгә күренеп төзекләнә һәм үсә баручы шәһәребезне чүп оясына әйләндерү кызганыч булачагын һәрберебез аңлый, шуңа...

Районыбызда санитар чистарыну айлыгы бара. "Тиздән кар астында кала ул пычырак", - дип әйткән заманалар узды, кышка керер алдыннан да җиңнәребезне сызганып тирә-ягыбызны тәртипкә китерергә тырышабыз.

Елдан-ел шундый чараларда катнашучылар саны да арта бара. Чөнки күзгә күренеп төзекләнә һәм үсә баручы шәһәребезне чүп оясына әйләндерү кызганыч булачагын һәрберебез аңлый, шуңа битарафлар һәм гамьсезләр дә кими бара. Бу өмәләрнең тәшкил итүче көчләре әлбәттә шәһәребез предприятиеләре. Узган атнаның чәршәмбе чарасында 21 (4374 кеше), ә шимбә өмәсендә 25 (832 кеше) оешма, яшәгән урыныбызны тәртипкә китерүдә катнашты. Бу эштән укучылар һәм студентлар да читтә тормый, уку йортлары территорияләре һәрвакыт "ялт" итеп тора.

2015 ел парклар һәм скверлар елы. Чынлап та, барлыкка килгән әлеге яңа ял итү урыннары шәһәребезне тагын да ямләндерде. Тик кеше күп булган урында чүбе дә шул чама була. Махсус урналар булуга карамастан, кайберләребез аларны күрмәмешкә салыша, кая утырса - шунда чучкалыгына дәлилләрен ташлап калдыра. Халык теленә кергән төртмә "мыркылдап та куй инде", дигән сүзләрне әйтәсе килә.

Узган өмәләрдә ЗАГС , Н.Алтыновка куелган һәйкәл тирәсе һәм Гоголь урамнары җыештырылды. ЗАГСта эшләүче әнисенә булышырга килгән 14нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучысы Әмир Гайнуллинның тирләп пешеп зурлардан калышмый тырышуын күреп, янына барасы иттем:

-Әмир, әйдә сөйләшеп алыйк әле, - дигән тәкъдимгә каршы ул:

-Минем әле эшләп бетерәсем бар, сөйләшергә вакыт юк, - дип җавап бирде.

Мондый егетләр үскәндә, матур киләчәктән өмет өзәргә ярамый. Кечкенәдән тәрбияләнгән чисталык, эш сөючәнлек үскәч тә юкка чыкмый инде ул. Җир өстен ак кар каплаганчы вакыт бар әле, җәмәгать, санитар чистарыну айлыгыннан сез дә читтә калмагыз, өмәләрдә гражданлык бурычы итеп кенә түгел, күңел кушуы буенча да катнашырга тырышыгыз. Яшәгән җиребез матур булганда үзебезгә дә күңелле. Көзнең моңсу көннәрендә күтәренке кәефләр сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: