Яшел Үзән

Яшел Үзәндә Рифкать Миңнеханов булып китте

1 июньдә Яшел Үзәнгә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов килде.

Ул балаларны яклау көнендә "Яшел ут" республика смотр-конкурсында катнашкан мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә булды .

Конкурс балаларны юлларда йөрергә өйрәтү буенча педагогия тәҗрибәсен тарату максатыннан ике елга бер тапкыр уздырыла. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең теләгән һәркайсы катнаша алды. Төп шарт - конкурсантлар арасында юл-транспорт һәлакәте очрагы булмау.

Балалар бакчалары визиткалар, агитплакатлар, кулдан ясалган әйберләр тәкъдим итте, балалар ккатнашында ачык дәресләр булды. Мәсәлән, 13нче бакчада тәрбияләнүчеләр каралы-аклы мәчеләр биюен, 1нче бакча белгечләре юл йөрү кагыйдәсе буенча дидактик уен күрсәтте һәм башкалар. Рифкать Миңнехановның визиты 15 бакчада тәмамланды. Ул яшел үзәнлеләрнең югары белем дәрәҗәсе күрсәтүләрен билгеләп узды.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: