Яшел Үзән

Яшел Үзәндә ремонт эшләре башкарылачак

Биредә белгечләр һәм район халкы белән берлектә «Авангард» мәдәният һәм ял паркындагы күлне төзекләндерү проектына үзгәрешләр керттеләр.

Парковка өчен урын табу мәсьәләсе - шуларның берсе. Этләр өчен махсус мәйданчык исә паркны төзекләндерүнең икенче чиратына күчерелде. 2017 елда парк территориясе киңәйтеләчәк.

Программа дәвамында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - шәһәр күленә барып тоташкан яңгыр сулары ага торган канализацияне төзекләндерү проблемасы да хәл ителә. Ремонт эшләре күлдән читтә башкарылачак. Бу исә табигать байлыгы - күлнең экологик халәтен саклап калу өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: