Яшел Үзән

Яшел Үзән районында кеше югалган

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге Кече Ключи авылында дача йортында яшәгән, 2016 елның 30 апрелендә өеннән чыгып киткән Волжск шәһәрендә яшәүче хәбәрсез югалган Любовь Михайловна Закированы эзли. Хәтер югалту чире белән интегә.

Билгеләре: буе 165 сантиметр, чәче озын, агарган, күзләре көрән.

Аерым билгеләре: алгы бер теше юк, уң ягында алтын коронкасы бар, уң кулы һәм сул аягы бинт белән бәйләнгән.

Киемнәре: ачык төстәге болонь курткадан, күлмәге ак һәм көрән сызыклы, көрән төстәге коготкидан, кара сызыклы ак кроссовкидан, көрән чәчәкле алсу төстәге яулык бәйләгән, ретузы ак төстә зәңгәр чәчәкле.

Әлеге кеше турында күреп белүчеләрнең түбәндәге телефоннар аша шалтыратулары сорала: (8-84371) 4-47-04; 02; яисә туганнарына: 89274107805.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: