Яшел Үзән

Яшел Үзәндә районда яңа биналар һәм җәмәгать урыннары төзү буенча киңәшмә узды.

Совет барышында "Березка" кибете каршында ял итү зонасы булган яңа иҗтимагый мәйдан ясарга тәкъдим ителде.

Шулай ук, беренче катта хәләл кафесы урнашкан Столичная урамында административ сәүдә бинасы төзелеше һәм икенче каттагы офислар турында фикер алыштылар.

«Госбанк” тукталышы янында эшмәкәрләр үз биналарын якындагы территорияне матурлау максатыннан, төзекләндерергә планлаштыралар.

Васильево бистәсендә Ленин урамында заманча биш катлы йорт төзү хупланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: