Яшел Үзән

Яшел Үзәндә Муса Җәлилгә багышланган кичә узды

Әхлакый- патриотик тәрбиянең нигезендә балаларда иң беренче чиратта үз туган ягыңа ярату хисе тәрбияләү ята.

Элек-электән кешеләр рухи һәм әхлакый тәрбияне югары бәяләгәннәр. Бүгенге җәмгыятьтә тирән социаль -экономик үзгәрешләр барганда күп кенә рухи ориентирлар югала башлады. Шуңа күрә дә Яшел Үзән шәһәренең 7нче номерлы мәктәбендә укучыларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү эшенә бик зур игътибар ителә.

Бу эштә акцент үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүгә ясала, һәр халыкның үз милли каһарманнары бар. Аларның исеме халык күңелендә мәңге саклана. Шуларның берсе - Советлар Союзы герое, күренекле шагыйрь Муса Җәлил. Быел аның тууына 110 ел тулды. Муса Җәлилнең шигъри иҗаты батырлыкның, Ватанга тугры булуның, чыдамлыкның гимны булып яңгырый. Герой шагыйрьнең юбилеен Татарстанда гына түгел, хәтта бөтен Россиядә билгеләп үтәләр. Без дә үзебезнең җиденче мәктәптә Муса Җәлилнең истәлегенә багышлап "Өзелгән җыр" исемле кичә үткәрдек. Бу чараның максатлары: беренчедән, Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, аның сугыштагы батырлыгы, пленга эләгүе, геройларча һәлак булуы, "Моабит дәфтәрләре белән таныштыру, икенчедән, балаларны Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; өченчедән, шагыйрьнең шәхесе, иҗаты белән кызыксыну , аларга хөрмәт хисе тәрбияләү; дүртенчедән, балаларда туган илгә, Ватанга, үз халкыңа тугры булу, ярату хисләре тәрбияләү. Кичә барышында укучылар Муса Җәлил турында чыгыш тыңладылар, слайд-шоу карадылар, аның шигырьләрен укыдылар. Кичәдә шулай ук Сара Садыйкованың "Көтәм сине" җыры яңгырады. Иң ахырда барлык катнашучылар сәхнәдә басып, кулларына яндырылган шәмнәр тотып Ян Френкельнең Расул Гамзатов сүзләренә язылган "Журавли" җырын тыңладылар.

Китапханә мөдире З.Хаҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: