Яшел Үзән

Яшел Үзәндә “Мәк” операциясе бара

Гаилә әгъзалары белән күмәкләп мәк үстерсәгез, яисә аны аеруча зур күләмдә үстерсәгез, 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Эчке эшләр бүлегендә безгә хәбәр итүләренчә, законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Әлеге чара кысасында хәзер полицейскийлар бакча участокларына һәм җәмгыятьләренә рейдларга чыга. Җирле үзидарәләр, авыл җирлекләре башлыкларына, фермер хуҗалыклары хуҗаларына аерым...

Гаилә әгъзалары белән күмәкләп мәк үстерсәгез, яисә аны аеруча зур күләмдә үстерсәгез, 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Эчке эшләр бүлегендә безгә хәбәр итүләренчә, законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Әлеге чара кысасында хәзер полицейскийлар бакча участокларына һәм җәмгыятьләренә рейдларга чыга.

Җирле үзидарәләр, авыл җирлекләре башлыкларына, фермер хуҗалыклары хуҗаларына аерым игътибар биреләчәк. Алар үз территорияләрендә тыелган үсемлекләр үстерүләргә юл куймаска тиеш. Әгәр дә чаралары күрелмәсә, вәкаләтле органның рәсми предписаниесеннән соң гражданнарга - 1500дән алып 2 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 меңнән алып 40 мең сумга кадәр штраф салына.

Полицейскийлар 4-47-09 ышаныч телефоны буенча хәбәр ителгән мәгълүмат өчен рәхмәтле булып калачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: