Яшел Үзән

Яшел Үзәндә “ливневкалар” эшләмәүдән зарланучылар күп

Авыл халкының урам уртасыннан ургылып аккан ташкынга да, пычракка да зары юк.

Бәла-каза гына булмасын, калганына ул түзә. Йорт җирен су басудан саклау өчен "канауын" да үзе казый, башкасын да эшли, чөнки үз-үзеңне кайгырту авыл өчен гадәти. Ә менә шәһәрнең шәхси секторларында яшәүчеләр яңгырлы көннәрдә "йөзделәр", чөнки су агу юллары (ливневка) кайдадыр томаланган, кайдадыр бөтенләй юк. Килеп ясауларын көтеп яшәү сәбәпле, урамнарын, гаражларын, йорт тирәләрен су басты һәм алар тарыган бәлаләрен видеога төшереп администрациягә зар юллады. Бу турыда авыл агае ишетсә - кычкырып көләр иде, ә биредә аларның капка төпләренә кемдер килеп су юлы ачарга тиеш булган.

-Шәхси секторларда "ливневка"ларны яшәүчеләр үзләре карап, тәртиптә тотарга тиеш. Шулай да, без мохтаҗларны ярдәмебездән ташламыйбыз. Су басу очраклары булса, шалтыратыгыз, килеп артык суны суыртып китәбез. Бу хезмәтебездән файдаланучылар барысы да безгә рәхмәтле калды, - диде Яшел Үзәннең гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов.

Дөньяны кара болыт каплаган кояшсыз көннәр артта калды кебек. "Табигатьнең ямьсез чагы булмый, һәрбер көне аның бәрәкәт", дип җырласак та, беребез дә 5-6 июльдә койган яңгырны сагынмыйдыр. Безгә быел җылы һәм коры җәй тансык, фасылның икенче яртысында булса да матур көннәргә кинәнергә язса иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: