Яшел Үзән

Яшел Үзәндә күпер пассажир поездлары һәм машиналар өстенә ишелеп төшәргә мөмкин

Соңгы вакытта республиканың берничә гаммәви-мәгълүмат чарасы Озерная урамы белән Новостроительная урамын тоташтыручы автомобиль күперенә игътибарын юнәлтте.

Белгечләр билгеләвенчә, күпернең ныклыгы шик тудыра. Аның баганаларында чатнаулар барлыкка килгән, арматурасы да искергән. Машина йөртүчеләрне бу куркытмый, алар машиналарын күпер астына куеп калдыралар. Аллаһ сакласын, күпер ишелә-нитә калса, автомобильләрнең бетон һәм арматура астында калуы ихтимал.

Чыганак - prokazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: