Реклама
Ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләре Яшел Үзән кибетләренең берсеннән биш мең ярым сумга шоколад урлаган 3 егетне тоткарлаган.
Кибет хезмәткәрләре видеокүзәтү камерасыннан каракларны күзәтеп, сәүдә залының бөтен ишекләрен бикләп куя. Шул арада килеп җиткән ОВО экипажы егетләрне тоткарлый. Аларның икесе балигъ булмаган яшүсмер, өченчесенә - 18 яшь. Шушы ук сәүдә челтәре кибетләренә алар шулай еш керә торган булган. Караклар хәзер кылган җинаятьләре өчен суд каршына басачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа