Яшел Үзән

Яшел Үзәндә кеше эзлиләр

Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге 11.06.1993 елгы хәбәрсез югалган Егоров Антон Игоревичны эзли.

Ул 29.05.2016 Октябрьский бистәсендәге "Озон" бакчачылык ширкәтеннән иртәнге сәгать 8 тирәсендә чыгып китә һәм шуннан бирле аның кайда булуы билгесез.

Билгеләре: буе - 180 - 185 см, ябык гәүдәле, ачык коңгырт чәчләре кыска итеп киселгән, күзләре ачык төстә, аяк киеменең үлчәме 42 .

Киемнәре: аклы зәңгәрле аркылы буйлы кыска җиңле күлмәк, соры төстәге чалбар, кара кроссовкадан.

Әлеге кеше турында нинди дә булса мәгълүматы булган гражданнардан Яшел Үзән полиция бүлегенә 8-84371-4-47-09, 4-35-22, 02 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: