Яшел Үзән

Яшел Үзән районында Каюм Насыйри акчасына салынган мәчетне төзекләндерә башладылар (1нче кисәк)

Кече Шырданга килгән саен авыл халкының, тәгәрмәчтәге тиен кебек, мәш килеп, яшәвен күреп, сокланып кайтам. Һаман ниндидер идеяләр белән янып, нәрсәдер майтарырга, тормышларын тагын да кызыклырак, матуррак итәргә омтылышлары мактауга лаек.

Әле илебез өчен мөһим булган бәйрәмдә - 9 майда күпләр хыялланырлык һәйкәл ачканнар гына иде, инде менә кабат яңа эш, уй-теләкләрен чынга ашырырга йөриләр.
Авылның бер башында кеше күзенә чалынмый торган, төссез, бик иске бер бина бар. Чынлап та, бу йортны, җен оясы дип, урап үтәсе килә. Баксаң, бу бик истәлекле, тарихи кыйммәткә ия булган, инде бер гасырдан артык җимерелми, авылдашларына үткәннәрне хәтер булып саклап торучы бина икән. Аны 1902 елда күренекле авылдашлары Каюм Насыйри үз акчасына мәчет буларак төзеткән. Дөрес, революция­дән соң аның манарасы киселә, сугышка кадәр авылда мәктәп буларак хезмәт итә. Инде сугыштан соң бина бүгенге урынга күчерелеп куела. Аннан ул янгын сүндерү часте, китапханә, озак еллар ФАП буларак хезмәт итә. Фельдшерлык пункты булуын хәзер дә аунап яткан дару савытлары сөйли. Гинекология урындыгына кадәр бар, булган бит ә заманнар! Менә шул йортны сүтеп, инде бүрәнәләренә тамга салып чыкканнар, кире үз урынына, мәктәп янына кайтарып, матур бер архитектура бинасы итеп, мәчет салырга исәп­ләре.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: