Яшел Үзән

Яшел Үзәндә җитәкче билгеләнде

Агымдагы елның 14 ноябрендә Яшел Үзәндә Россия Федерациясе Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе итеп Алексей Вячеславович Парамонов билгеләнде.

Алексей Парамонов 2005 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының  юридик факультетын тәмамлаган.

2005-2007 елларда Лаеш районы прокуратурасында тикшерүче булып эшләгән.

2007-2015 елларда – Лаеш районы прокуроры урынбасары.

2015 елның июленнән – 2017 елның 13 ноябренә кадәр – Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы прокуроры.

Өйләнгән, бер ул һәм кыз тәрбияли.

Илсөя Завилейская фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: