Яшел Үзән

Яшел Үзәндә исерек машина йөртүче көпчәге астына эләккән яшүсмер комадан чыкты

РКБда, өч атна элек Яшел Үзәндә салмыш машина йөртүче "ВАЗ-2110" автомобиле белән бәрдергән 17 яшьлек яшүсмер комадан чыкты.

Бу турыда социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Эчке эшләр бүлегендә әлеге затның тоткарлануы турында хәбәр иткәннәр иде инде. Ул - 37 яшьлек яшел үзәнле. Тоткарланучыга карата берничә административ материал төзелгән: җәяүлегә юл бирмәү, транспорт чарасы белән ОСАГО полисыннан башка идарә итү, исерек килеш машина йөртү, ДТП урынын ташлап китү.

Моннан тыш, аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган ("Юл йөрү һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу").

«БИЗНЕС Online»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: