Яшел Үзән

Яшел Үзәндә исерек машина йөртүче

30 мартта иртәнге икеләр тирәсендә Яшел Үзән ДПС экипажы "Шкода-Октавия" автомобилен туктата.

Йөртүчесе - 37 яшьлек ир исерек була (исе авызыннан ук килеп тора). Машина йөртүче алкотекторга өрүдән һәм медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Бу кешенең 2014 елда шундый ук хокук бозганы өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәнлеге ачыклана. Хәзер аның җинаять җаваплылыгана тартылуы бар. Автомашинасын штрафтукталышка куйганнар.
Узган атнада 11 машина йөртүче рульдә исерек килеш тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: