Яшел Үзән

Яшел Үзәндә Герой апа яши

Россия Геройлары көнендә Яшел үзән төбәгендә яшәүче халык традиция буенча район һәм шәһәрдә туып үскән геройларны барлый.

Безнең төбәк илебезгә 16 Советлар Союзы герое һәм ике Дан орденының тулы кавалерын биргән төбәк. Социалистик Хезмәт Герое исә бер генә. Ул бүген исән-сау яшәп ятучы Мария Турунтаева. Мария апа киләсе елга үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк, Аллаһ боерса.

Россия Геройлары көнендә район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Нуриева Мария Турунтаева янында булып аны бәйрәм белән котлады, истәлекле бүләк тапшырды. Мамык шәл һәм чәчәкләр букетына Мария апа бик сөенде. Ул үзен яхшы хис итә, өйдәге эшләрне дә эшләргә тырыша әле. 14 яшеннән кул белән сыер сауган апа өчен өй эшләре, кем әйткәндәй "чепуха" гына ул!

Яшел Үзән муниципаль районның матбугат хезмәте язмасы буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: