Яшел Үзән

Яшел Үзәндә буран, юеш кар һәм бозлавык көтелә

ТР Гидрометеоүзәге синоптиклары ял көннәренә һава торышы фаразын төзеделәр.

28 ноябрьдә төнлә бераз кар явачак, һава температурасы 8 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән 13 градуска кадәр суыта. Көндез юеш кар, буран көтелә. Һава температурасы нульдән минус биш градуска кадәр булачак. Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.

Якшәмбе, 29 ноябрьдә, болытлы булачак. Тагын кар һәм юеш кар явачак. Термометр баганасы төнлә минус 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез ноль - минус өч градуска кадәр җылына. Шуның аркасында юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: