Яшел Үзән

Яшел Үзәндә бер үлем очрагы теркәлгән

Татарстан Республикасында өй шартларында ясалган гөмбә консервасы һәм шулай ук өйдә киптерелгән балык кулланудан ботулизм белән авырган очраклар ел саен теркәлеп тора. 2012 елда Татарстанда 10 ботулизм очрагы теркәлгән. 15 кеше зыян күреп, 1 кеше үлсә, быел 8 очрак һәм 9 зыян күрүче теркәлгән. Авыруларның яртысы бик авыр симптомнар белән...

Татарстан Республикасында өй шартларында ясалган гөмбә консервасы һәм шулай ук өйдә киптерелгән балык кулланудан ботулизм белән авырган очраклар ел саен теркәлеп тора.
2012 елда Татарстанда 10 ботулизм очрагы теркәлгән. 15 кеше зыян күреп, 1 кеше үлсә, быел 8 очрак һәм 9 зыян күрүче теркәлгән. Авыруларның яртысы бик авыр симптомнар белән барган, ике очрак үлем-китем белән тәмамланган.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе Яшел Үзән территориаль бүлегенең эксперт-белгече Роза Соловьева, газета укучыларны кисәтеп, менә ничек сөйли:
- Әлеге авырудан нигездә өй шартларында үзләре балык киптереп, ыслап, тозлап ашаган кешеләр зыян күрә. Аны «балык ботулизмы» дип тә атыйлар. Шулай ук өйдә консерваланган гөмбә ашап агуланучылар да бар. Яшел Үзән районында 2013 елда 2 ботулизм очрагы теркәлде инде. Кызганычка, зыян күрүчеләрнең берсенең гомерен саклап калу мөмкин булмады. Ике очрак та йорт шартларында киптерелгән балык ашаудан килеп чыккан. Зыян күрүчеләрне сораштырудан беленгәнчә, балыкны тозлаганда технология үтәлмәгән, эшкәрткәнче балык җылы урында озак торган, тоз концентрациясе сакланмаган булган.
- Роза Илдаровна, ботулизм кебек куркыныч авыру ничек башланып китә?
- Агулану билгеләре, токсиннар белән зарарланган ризыкны кулланып, 12-48 сәгать узганнан соң беленә башлый. Башта авырулар күз күременең начарлануын билгелиләр: хәрефләр «йөзә», әйберләр ике булып күренә, күз алдында нокталар пәйда була башлый, йоту һәм сулыш алу авырлаша. Авыруның тавышы карлыга, сөйләме бутала. Андый авырудан үлемнәр 1,5тән 70 процентка кадәр җитә. Әлеге билгеләр сизелсә, тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Бу авыруны кисәтү чараларын да әйтеп узсагыз иде?
- Өй шартларында тозланган, маринадланган гөмбәне, консерваларны, ысланган, тозланган, киптерелгән балык һәм ит ашамлыкларын очраклы урыннардан һәм базардан сатып алырга ярамый.
Өйдә консервалаганда технологияне үтәргә, селте һәм лимон кислотасы кулланырга кирәк. Бозыла башлаган, яисә озак вакыт яткан яшелчәне, балык һәм итне консерваларга, яисә кулланырга ярамый. Эшкәртеләсе ашамлыкларны башта агып торган су астында щетка белән юарга, банкаларны һәм капкачларны стерильләштерү кагыйдәсен үтәргә кирәк.
Тиз бозыла торган һәм тыгыз итеп ябылмаган консерваланган ашамлыкларны салкын урыннарда сакларга киңәш ителә. Балыкны 5 градуска кадәр суытылган бозлы тозлы эремә белән тозлау зарури. Эремәдә тоз концентрациясе 16 проценттан да ким булмаска һәм балык анда 6-7 көн торырга тиеш.
Гөмбәне башта сортларга, бозыла башлаганнарын, таныш булмаганнарын шунда ук ыргытырга кирәк. Гөмбәне чүп-чардан, туфрактан арындыру шулай ук мәҗбүри эш. Юылган гөмбәне шунда ук эшкәртә дә башларга кирәк. Әмма гөмбәне тозлаганда, маринадлаганда, консервалаганда банка капкачын герметик капларга ярамый. Кулланыр алдыннан гөмбәне икенчел термик эшкәртү таләп ителә һәм аны шул ук көнне кулланырга тырышыгыз.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: