Яшел Үзән

Яшел Үзәндә авыл хезмәтчәннәре өченче бала өчен 100 мең сум алачак

Татарстан Хөкүмәте авылларда яшәүче хатын-кызлар өчен ташламаларны киңәйтә торган карар чыгарды. Документ республика министрлар кабинетының рәсми сайтында барлыкка килде.

Хәзер авылда яшәүчеләргә өченче һәм аннан соңгы балалар туган өчен 100 мең сум акча түләнәчәк. Элегрәк беренче бала тапкан өчен авыл хатын-кызлары 25 яшькә кадәр 50 мең сум алган. Өченче бала тугач, 29 яшькә кадәр 100 мең сум түләнгән. 

Авыл халкына хәзер өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганнан соң, 100әр мең сум акча түләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: