Яшел Үзән

Яшел Үзәндә ата-аналарны игътибарлы булырга һәм балаларны ялгызларын гына калдырмаска өндиләр

Балаларның тәрәзәләрдән төшүләре белән бәйле булган хәвеф-хәтәрләр саны арта.

Ел саен, җылылар килеп җитү белән, Россиянең күпчелек төбәкләрендә балаларның тәрәзәләрдән төшүләре белән бәйле булган хәвеф-хәтәрләр саны арта. Мондый хәтәр тенденция Татарстан Республикасы һәм аның шәһәрләре өчен дә хас.

Яшел Үзән медиклары статистикасы буенча караганда быел тәрәзәдән егылып төшү белән бәйле булган 1 җәрәхәтләнү-имгәнү очрагы теркәлгән.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, балаларның егылып төшүләре күп очракта ата-аналар сабыйларын караучысыз калдырган вакытта килеп чыга. Шуңа да ата-аналардан игътибарлылык һәм балаларны үзләрен генә калдырмаулары сорала.

Балалар өчен тәрәзәләргә урнаштырылган москит челтәрләре бигрәк тә зур куркыныч уята. Алар балаларны егылып төшүдән саклап калу өчен урнаштырылмаган. Киресенчә, - москит челтәрләре хәвеф-хәтәр чыганагы, чөнки бала аңа ышанып таяна. Еш кына балалар нәкъ менә шул челтәрләр белән егылып төшә. Балалар егылып төшмәсен өчен, махсус җайланмалар кую сора, диелә Яшел Үзән муниципаль район сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: