Яшел Үзән

Яшел Үзәндә 5 яшьлек кыз 4нче каттан егылып төшкән

Шок хәлендә булган, баш мие һәм сөяге җәрәхәтләнгән, бик авыр хәлдәге 5 яшьлек кызны реанимация бүлегенә китергәннәр.

Бала апасына кулын селкемәкче булган һәм дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Икенче көнне аны ДРКБга җибәргәннәр. Әлегә ул кома хәлендә.

Җәен мондый куркыныч очраклар, кызганыч арта. Балаларыбызны күз уңында тотып, аларга булган игътибарны арттырсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: