Яшел Үзән

Яшел Үзәндә 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим старт алды

2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.

Бу хакта брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте. 
Бу чорда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре торак пунктларны патрульдә тотачак. Әйтик, пиротехниканы махсус җиһазландырылган мәйданчыкта кулланмаучыларга карата төрле штрафлар кулланылачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: