Яшел Үзән

Яшел Үзәндә 16 яшьлек кыз дару төймәләре эчеп агуланган

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 638 чакыру кабул итеп алган.

Заикин урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган 19 яшьлек егет янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Комаров урамында дару төймәләре эчеп үзен-үзе агулаган 29 яшьлек исерек хатын янына чакыру алынган. Хатын дәваханәгә барудан баш тарткан.
Тургенев урамына билгесез кешеләр кыйнаганнан соң баш мие селкенгән 35 яшьлек исерек хатынга медиклар ярдәме таләп ителгән.
Туктаров урамында 62 яшьлек исерек хатынны ире кыйнаган. Аңа ярдәм күрсәткәннәр.
Ленин урамындагы йорт подъездында 32 яшьлек ирне күршесе кыйнаган. Баш мие селкенгән ирне медиклар травмпунктка китергән.
16 яшьлек кыз дару төймәләре эчеп агуланган. Аны балалар дәваханәсенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: