Яшел Үзән

Яшел Үзән заводының иң яхшы инженерларын хөрмәтләү (фоторепортаж)

Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводында зур вакыйга - "Ел инженеры-2013"бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Заводның иң яхшы инженерлары әлеге бәйгедә катнаша һәм елдан-ел зуррак уңышларга ирешә бара. 2013 ел нәтиҗәләре буенча предприятиенең өч белгече "Судостроение һәм машиностроение" номинациясе буенча "Профессиональ инженер" исеменә лаек булды. Ике яшь белгеч...

Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводында зур вакыйга - "Ел инженеры-2013"бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.

Заводның иң яхшы инженерлары әлеге бәйгедә катнаша һәм елдан-ел зуррак уңышларга ирешә бара. 2013 ел нәтиҗәләре буенча предприятиенең өч белгече "Судостроение һәм машиностроение" номинациясе буенча "Профессиональ инженер" исеменә лаек булды. Ике яшь белгеч исә "Яшьләрнең инженерлык сәнгате" бәйгесендә җиңеп чыкты.

Завод үзе дә ел саен "Татарстан Республикасы предприятиеләре арасында уйлап табу, рационализаторлык һәм патент-лицензион эшнең иң яхшы торышы" бәйгесендә Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында 1 урынга лаек булды. Тантаналы чара кысаларында заводка конкурс җиңүчесе дипломы һәм Кубок тапшырылды, ә уңышка ирешкән хезмәткәрләр "ТР уйлап табучы һәм рационализатор- отличник" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: