Яшел Үзән

Яшел Үзән заводы продукциясе белән японнар да кызыксына

Японнар да безнең завод белән кызыксына.

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» Казанда узган «Татарстан - Япония: инвестицион киләчәк» эшлекле форумында катнашты.

Форумда Татарстан һәм Япония арасында үзара хезмәттәшлек турында сүз дә булды.

Заводның генераль директоры Ренат Мистахов та япон компаниясе Mitsubishi Heavy Industries, Ltd җитәкчесе Юкихико Окумура әфәнде белән эшлекле сөйләшүләр алып барды. Аерым алганда сүз гражданлык суднолары төзү перспективалары һәм тәҗрибә уртаклашу турында барды. Яшел Үзән заводының сыек табигый газда эшләүче суднолар җитештерү башлавы күпләрдә кызыксыну уятырлык шул.

Хәбәр һәм фоторәсем завод сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: