Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Яшел Үзән шәһәре тикшерү бүлеге җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 4 нче бүлек "б" пункты - 14 яше тулмаган кешене көчләү) кузгата.
Яхшы оештырылган тикшерү-эзләү гамәлләре барышында шул ук көнне җинаять кылуда шикләнелүче ир-ат тоткарлана. Ул - 37 яшьлек, моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгәне булган Казан кешесе булып чыга.
Тикшерү барышында ачыкланганча, җәмәгать транспортында баручы әлеге кыз бала үзен начар хис иткәнлектән Аккош күле янындагы тукталышта төшеп кала. Бераз вакыттан аның яныннан машинасы белән узып барган явыз ниятле адәм туктап, кызны өенә кайтарып куярга тәкъдим итә. Әмма алдап урманга алып керә һәм шунда көчли.
Тикшерү эше дәвам итә.