Яшел Үзән

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә эш арткан

30 ноябрь - 6 декабрьдә янгын сүндерүчеләр 25 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 8е ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Осиновоның Солнечная урамындагы йорт мунчасында янгын мичтән чыккан. Мич дөрес салынмаган булган. Нәтиҗәдә мунчаның стенасы, түшәме янган.
Гоголь урамындагы гараж подсобнигында урнашкан шәһәр питомнигында янгын ут белән саксыз кыланудан чыккан. Бинаның 42 квадрат метр мәйданына зыян килгән.
Карамалы Тау бистәсенең Тимер Юл урамындагы йортта «ВАЗ 210113» автомобиленә төзексез моторыннан ут капкан. Нәтиҗәдә машинаның моторына һәм панеленә зыян салынган.
Васильевоның Совхозная урамындагы йорт мунчасында янгын электр җиһазын монтажланганда кагыйдә бозудан чыккан. Янгыннан мунчаның стенасы, түшәме, янкормасы янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: