Яшел Үзән

Яшел Үзән урманында 6 гөмбәче адашкан

Гадәттән тыш хәл кичә кич булган - Яшел Үзән районы Иваново бистәсе янындагы урманда 6 гөмбәче адашкан.

Коткаручылар аларны 2,5 сәгать буе эзләгән. Нәтиҗәдә 0,15 квадрат километр урманны тикшереп чыкканнар. Шуннан соң гына, 19:55 сәгатьтә гөмбәчеләр табылган. Алар - 1956 елгы ике ир-ат, 1955 елгы хатын-кыз, 1978 елгы ир-ат һәм 1982 һәм 1956 елгы ике хатын-кыз булып чыга.


Гөмбәчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтелә.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: