Яшел Үзән

Яшел Үзән укучылары һөнәр сайлый

«ПОЗис» ачык җәмгыяте генераль директоры Радик Хәсәнов, «Киләчәк инженерлары» машина төзелеше сыйныфларында укучы шәһәр мәктәбе укучылары белән аралашты. Монда укучылар гына түгел, әти-әниләр һәм мәктәп директорлары да катнашты.

Бу булачак һөнәр сайлаучы укучылар өчен бик тә файдалы очрашу булды. Биш меңләп кеше хезмәт иткән заводның бүгенгесе турында мәгълүмат кына алып калмыйча, кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Соңыннан инде ВУЗ һәм һөнәр сайлаган укучыларның әти-әниләре белән генераль директор якыннан аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: