Яшел Үзән

Яшел Үзән төбәгенең сайрар кошы

Май аеның кояшлы бер көнендә Яшел Үзәнгә халкыбызның танылган шагыйрьләре һәм язучыларыннан торган десант төште. Исемнәре киң катлау укучыларга китаплары һәм телевизор экраннары аша гына мәгълүм булган шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Рәмис Әймәт, Эльмира Шәрифуллина, язучылар Данил Салихов, Алмаз Хәмзин, Илгизәр Исламов, Равил Рахмани, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, ТР Милли...

Май аеның кояшлы бер көнендә Яшел Үзәнгә халкыбызның танылган шагыйрьләре һәм язучыларыннан торган десант төште.

Исемнәре киң катлау укучыларга китаплары һәм телевизор экраннары аша гына мәгълүм булган шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Рәмис Әймәт, Эльмира Шәрифуллина, язучылар Данил Салихов, Алмаз Хәмзин, Илгизәр Исламов, Равил Рахмани, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, ТР Милли музееның фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина Горький исемендәге мәдәният үзәгенең китапханә залында күренекле якташыбыз, язучы Фаил Шәфигуллинның тууына 75 ел тулуга карата үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. Үзәкләштерелгән китапханә системасы, аерым алганда, Фаил Шәфигуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре оештырган һәм үткәргән очрашу искиткеч җылы, дустанә шартларда узды. Чын китап сөючеләр, сүз һәм тел кадерен белә торган мөхтәрәм затлар - укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, кыскасы, татар зыялылары җыелган иде китапханә залына.

Язучылар һәм шагыйрьләрнең якташыбыз Фаил Шәфигуллин турындагы истәлекләрен тамашачы бөтен дөнья мәшәкатьләрен онытып, тын да алмыйча, йотлыгып-әсәрләнеп тыңлады. Истәлекләр белән язучы яшәгән 70-80нче елларга әйләнеп кайтып, Казан урамнарында йөрдек, язучыларның эчке дөньясы, үзара мөнәсәбәте белән таныштык, бераз гына булса да аларның тормыш-көнкүрешен, яшәешен күз алдына китердек. Кунакларның якташ язучыбыз белән бәйле истәлекләре шулкадәр бай һәм күп ки, аларны бер газета битенә генә язып бетерү мөмкин дә түгел. Катнашучыларның да кунакларга сораулары байтак иде.

-Фаил белән мине галиҗәнап Китап таныштырды, - дип сөйли шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, китап укучыларның соравына җавап биреп. - Икебезгә дә китап җене кагылган иде. Кайда күрсәк тә, сатып алабыз, укыйбыз, фикерләребезне уртаклашабыз. Кичке Казан буйлап йөргәндә шигырьләр укый иде Фаил, ә мин аны, сулышымны да алырга куркып, әсәрләнеп тыңлыйм. Соңрак үзенең туган шәһәре Яшел Үзәнгә чакырды мине Фаил. Безнең якта матур авылны "өстенә урман авып тора" диләр. Яшел Үзәнне дә мин шулай тасвирлар идем. Миңа, табигатькә гашыйк кешегә, Фаил яшәгән җир оҗмах булып тоелды. Ә оҗмахта начар кеше туа алмый. Искиткеч саф күңелле, игътибарлы һәм кешеләргә ихтирамлы кеше иде Фаил. Бик эшчән иде. 29 яшендә өйләнде, ә 43 яшьтә арабыздан китеп тә барды. Шулкадәр кыска аралыкта күпме әсәр язып калдырды: 6 томлык иҗаты бар аның! Бик иртә торды. Иртә белән эшкә киткәнче нинди дә булса хикәя яза да, каләм тибрәткән кеше буларак, мине дә укысын дип, скрепка белән өстәл почмагына кыстырып китә. Тырышып эшләп, үзеннән соң килгән буынга укыр өчен, бик күп хәзинә калдырып китте ул. Кыска гына вакыт эчендә язылган әсәрләрен җыеп бастырып чыгара алсам, үзе янына тыныч күңел белән китәр идем.

Кичәне, шулай ук Мирныйда китапханә бинасында урнашкан Фаил Шәфигуллин исемендәге музейны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде ул.

-Музее булу белән бик бәхетле мин, - дип сүзен дәвам итте язучының хатыны.- Әлеге музейга Фаил янына килгән кебек киләм мин. Музейны ачарга булышканы өчен, Татар Танаенда туып үскән милләтпәрвәргә - ул вакытта Яшел Үзән район башлыгы булып эшләгән Равил Зиннәтуллинга рәхмәтлемен. Яшел Үзәндә бер урамга Фаил Шәфигуллин исеме бирелсә, тагын да әйбәт булыр иде, чөнки ул егет чагында шәһәр заводларының берсендә эшләгән, станок артында басып, турыдан-туры продукция эшләп чыгарган. Карашәм мәктәбенә аның исемен бирү турында да сүз бар.

Эльмира Шәрифуллина әдәбият-сәнгать дөньясында танылган шәхес булуы белән беррәттән, Фаил Шәфигуллинның иҗатын тарату, аның дистәгә якын китабын чыгару буенча гаять зур эш башкарган шагыйрә. Әмма ул балалары һәм оныклары белән дә горурланырга хаклы. Кызы Раушания Шәрифуллина - фәннәр кандидаты, әтисенең иҗатын өйрәнеп, зур фәнни хезмәт язган шәхес. Әмма мине һәм очрашуга килгән шәһәрдәшләребезне оныгы, Казан (Идел буе) федераль университет студенты Сәйдәш Камалиевның бабасы шигырьләрен яттан укуы сокландырды. Зур шәһәрнең таш урамнарында уйнап үскән чибәр егет газиз бабасы иҗатына мөкиббән. Татар җанлы, халкына бабасы кебек армый-талмый хезмәт итәргә әзер торучы милләт җанлы балалар һәм оныклар тәрбияләп үстергәне өчен, Эльмира Шәрифуллинага олы рәхмәт.

Әлифел Таразова язмасының тулы вариантын иртәгә, газетабызның җомга санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: