Яшел Үзән

Яшел Үзән студентлары Гөлшәһидә, Диләфрүз кебек булырга хыяллана

Бүгенге көндә табиблар, шәфкать туташлары дәүләт теле булып саналган ике телне дә камил беләме? Әлеге тема миңа калса руслашкан Яшел Үзән шәһәрендә бигрәк тә актуаль.

Яшел Үзән медицина училищесендә «Хәзерге медицина фәнендә татар теле һәм әдәбиятының роле» исеме белән республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе уздырылу хакында ишетүгә, кызыксынып, әлеге уку йортына юнәлдем. Булачак шәфкать туташлары ниләр хакында фикер алышыр икән? Телебезне саклау һәм камилләштерү темасына дип сөйләшергә Казан, Буа, Чистай, Минзәлә һәм Яшел Үзән медицина училищесе студентлары һәм татар теле укытучылары җыелган иде. Һәр уку йортыннан студентлар чыгыш ясап, туган телләрен яратулары, хөрмәт итүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләде.
- Матур итеп сөйләшә белгән кеше генә матур уйлый, фикер йөртә, эшли ала. Без дә уку барышында медицина терминнарын гына өйрәнеп калмыйча, Г.Әбсәләмов, М.Маликова, Г.Кутуй кебек язу­чыларның әсәрләрен анализлыйбыз, булачак һөнәребезгә ярдәм итәчәгенә ышанабыз, - дип, ялкынланып сөйләде Яшел Үзән медицина училищесе студенты Гөлинә Баһаветдинова.
Алия Гаязова
Тулырак - газетабызның 34нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: