Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәр суды өй туе үткәрәчәк

Бүген шәһәребезгә эшлекле сәфәр белән республиканың суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов килде.

Аның төп максаты - Яшел Үзән судының яңа бинасындагы төзелеш, яңарту эшләре белән танышу иде. Әлеге сәфәрендә баш хөкемдарны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. Җәүдәт Салихов төзелеш эшләреннән канәгать булуын белдерде. 
Сүз уңаеннан, Яшел Үзән шәһәр суды 7 февральдән Яшел Үзәннең Сәйдәшев урамындагы 4 йортта урнашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: