Яшел Үзән

Яшел Үзән шахматчыларының лаеклы нәтиҗәләре

«Дельфин» 5нче спорт мәктәбе укучылары Н.И.Мөхәммәтҗанов истәлегенә шахмат буенча Республика турнирында катнашты.

Быел иң яхшылар исеме өчен ярышларда бөтен республикадан 300гә якын спортчы көрәште.

Яшел Үзән шахматчысы Милана Шаһидуллина, тренеры Фәнзилә Баһаветдинова, 1нче урынны яулады.

Катлаулы көрәштә Мелисса Стакина, тренерлары Ирина Чибикова һәм Алина Семенова, 3нче урынны алды.

Иң көчлеләр бишлегенә Зәринә Саттарова, Ясминә Әхмәтова, Фаиз Нуриев керде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: