Яшел Үзән

Яшел  Үзән районында  машина  йөртүчене тоткарлаганда корал кулланганнар

Яшел Үзән районында ЮХИДИ хезмәткәренә исерек машина йөртүчене тоткарлаганда  табель коралын кулланырга туры килгән.

Бу турыда республика дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

5 ноябрьдә  Мәскәү – Уфа юлында 1 сәгать 15 минутта ЮХИДИ хезмәткәре юлдан  кыек-мыек баручы УАЗ автомобиленә игътибар итә. Машина хәтта юл читенә дә берничә тапкыр чыга.  ЮХИДИ хезмәткәре  туктарга кушса  да, туктамый, киресенчә, тизлекне тагын да арттыра төшә. Трассада мондый узыш яхшыга илтмәячәген аңлап, ЮХИДИ хезмәткәре табель коралын кулланырга мәҗбүр була.  ЮХИДИ хезмәткәре машинаның көпчәгенә аткач кына, УАЗ хуҗасы  тимер атын туктата һәм  якындагы  урман полосасына кереп качырга  уйлый. Әмма  уе барып чыкмый, тиз тоткарлана.

Фото http://news.vse42.ru алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: