Яшел Үзән

Яшел Үзән районыныда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында татар телен иң шәп белүчеләрне билгеләделәр

10 нчы номерлы "Йолдызлык" балалар бакчасында рус балалары арасында татар телен үстерү буенча "Тел ачкычлары" исемле беренче муниципаль бәйгенең йомгаклау этабы булды.

Беренче этапта район һәм шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләреннән 35 бала катнашты. Финалга 12 яшь конкурсант чыкты, алар татар телендә үзләре йөргән бакчаны тәкъдим иттеләр, визиткалар әзерләделәр һәм гаиләләре турында сөйләделәр. Җитди жюри каршында чын мәгънәсендә сынау тоттылар. Оештыручы Эльвира Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, мондый бәйгеләр телгә мәхәббәт кенә уятып калмый, ә иҗади башлангычка юл салып, лидерлыкка омтылыш уята.

Бүгенге көндә балалар бакчалары тәрбиячеләре каршында мөһим мәсьәләләрнең берсе - рус телле балаларга татар телен өйрәтү; аларны татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру тора.

Беренче муниципаль бәйге "Тел ачкычлары"нда җиңүче итеп 11нче номерлы "Антошка" балалар бакчасында тәрбияләнүче Алинә Филькина билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: