Яшел Үзән

Яшел Үзән районының иң лаеклы ул һәм кызлары бүләкләнде

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган тантанада Яшел Үзән районының иң лаеклы ул һәм кызлары бүләкләнде.

Гражданнарны патриотик тәрбия­ләүдә зур колачлы хәйрия эшчәнлеге алып барганнары өчен, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» генераль директоры Ренат Мистахов - ТР Президентының, «Акведук» ширкәте директоры Асия Гобәйдуллина һәм «Зеленодольскгорстрой» җәмгыя­тенең генераль директоры Валерий Макеев ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә сугыш ветераны Николай Лазаревка «Яшел Үзән муниципаль районының мактаулы гражданы» исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: